18 гыйнвардан Татарстан халкы янә туристик кешбэктан файдалана ала.
2022 елда Русия Федерациясе Хөкүмәте Русия буенча уңайлы сәяхәтләр программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә - бу максатларга дәүләт тарафыннан 5 миллиард сум салынган. «Туристик кешбэк» шартлары элеккечә кала: турист картасына тур бәясенең - 20 проценты, максимум 20 мең сум кире әйләнеп кайтачак. Сәяхәт өчен "Мир" картасы белән түләргә кирәк, өстәвенә, бер картадан берничә тур сатып алырга була.
– Инде киләсе атнада ук сатуларның бишенче этабы старт алачак, ул 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Программада 2 төннән кунакханәдә булу һәм яшәү каралган. 30 апрельгә кадәр теләсә кайсы төбәктә ялны сайларга, навигация башыннан алып 1 июньгә кадәр круизларга барырга мөмкин.
2021 ел башыннан программадан 1,7 миллион русияле файдаланган, алар 34 миллиард сумнан артык күләмдә кунакханәләрдә яшәү һәм турлар сатып алган, кешбэк рәвешендә аларга турыдан-туры картага 6,7 миллиард сум кире кайткан.
Русия буенча сәяхәтләр программасы рәсми сайты: мирпутешествий.рф.
Кайнар линия телефоннары: 8 800 444-31-27 (туристлар һәм операторлар өчен), 8 800 100-54-64 (кире кайтмаган очракта).
Нет комментариев