15-16 апрельдә Казанда «Татарстанның бадминтон өметләре» Республика ярышларының финал этабы узды. Турнирда район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да катнашты.
Безнең егетләр- Хафизов Хәйдәр белән Гарифҗанов Рүзәл парлы уенда 1 урын яуладылар.
Шулай ук ялгыз уенда һәм микста Хафизов Хәйдәр 3 урынга ия булды (остазлары Хафизов И. Ф.).
Яшь спортчыларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
Нет комментариев