Районыбызда 7,8 май көннәрендә Актаныш районы башлыгы Кубогына төбәкара шахмат турниры узды.
Татарстан районнарыннан, Башкортстанның Дүртөйле районыннан килгән 100 дән артык шахматчы бер-берсен зирәклектә, акыл киеренкелегендә сынады. Нәтиҗәдә 30 команда арасында Актаныш районы шахматчылары призлы урыннарга лаек булды. Тиз шахматта II, ә блиц- уенда III урынны яуладылар. Җиңүчеләрне район башлыгы Ленар Зарипов, шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов котлап, мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырдылар.
Нет комментариев