Актаныш шахматчылары Бөтенроссия турнирында I урын яулады
Спорт хәбәрләре

Актаныш шахматчылары Бөтенроссия турнирында I урын яулады

19-21 гыйнвар көннәрендә, Удмуртиянең Дебес авылында, шахмат буенча авыл укучылары арасында Бөтенроссия турниры узды.

Зурлар командасы (2005-2010 нчы елгылар) 30 команда арасында һәм кечкенә шахматчыларыбыз 47 команда арасында - 1 урынны яуладылар!

Латыйпов Данияр-2005-2010 елгы яшүсмерләр арасында һәм 
Нәбиева Фирүзә-2005-2010 елгы кызлар арасында абсолют җиңүче исемен яулады! 
Шахматчыларыбызны һәм остазлары Фәһим абый Галимов белән Илдар абый Имамовны ихластан зур җиңүләре белән котлыйбыз.


Нет комментариев