Актаныш егете Раббани Нургалиев 2021 елның иң яхшы көрәшчеләре исемлегенә керде
Спорт хәбәрләре

Актаныш егете Раббани Нургалиев 2021 елның иң яхшы көрәшчеләре исемлегенә керде

Татарстанның көрәш федерациясе узган елның иң яхшы көрәшчеләр рейтингын булдырды.

Көрәшчеләр рейтингы алты ярыш нәтиҗәләре буенча билгеләнә: Муса Җәлил, Данил Галиев турнирлары, Татарстан, Россия, дөнья чемпионатлары һәм Федерация Кубогына узган бәйге нәтиҗәләре буенча. Шулай итеп, көрәшчеләр рейтингының беренче урынында Ренас Кәлимуллин урнашкан (52 очко). Икенче урында - Радик Сәлахов (42 очко). Өченче урында - Раил Салахутдинов (36 очко). Беренче унлыкка шулай ук Илназ Минмуллин, Муса Галләмов, Рафаэль Кәлимуллин, Ислам Фәлахов, Динар Кәримуллин, Раббани Нургалиев һәм Айрат Сәмигуллин кергән.


Нет комментариев