Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы боерыгы нигезендә 2 райондашыбыз спорт мастерлыгына кандидат нормаларын үтәде.
Актаныш данын төрле дәрәҗәдәге ярышларда яклап бил алышкан яшь көрәшчеләр Муса Әнвәров һәм Ильяс Харрасов 17 спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек булды. Остазлары - татарстанның атказанган спорт остасы Илфир Әнвәров.
Спортчы егетләрне уңышлары белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә татар халкының йөзе булган милли көрәш серләренә тирәнтен төшенеп яңа үрләр яуларга язсын!
Нет комментариев