Актанышның яшь бадминтончылары - янә «Татарстанның бадминтон өметләре»
Спорт хәбәрләре

Актанышның яшь бадминтончылары - янә «Татарстанның бадминтон өметләре»

Яшь бадминтончы райондашларыбыз матур уңышлары белән куандыралар.

Алар «Татарстанның бадминтон өметләре» чемпионатының зона турында зур-зур казанышлар белән сөендерде. 

2011-2012 елгылар аррасында Раяз Шәрипов беренчелекне, ә кызлар арасында Ясминә Солтанова 3 пьедесталга күтәрелде. Шулай ук 2013 елгы һәм кечерәк возрасттагы баминтончыларыбыз Рузәл Гарифҗанов 1 урынга һәм Раяз Солтанов 2 урынга иреште. Ә кызлар арасыннан 3 урынга Нурия Бәйрәмгулова чыкты. 

Яшь спортчыларыбыз 14 октябрьдә Алабуга шәһәрендә үтәчәк 3 этапның финалына да чакырулы. Җиңүчеләрне ихлас тәбрик итәбез, өметле киләчәк телибез!


Нет комментариев