Актанышның яшь көрәшчеләре Минтимер Шәймиев Кубогы турнирында икенче урын яулады (фоторепортаж)
Спорт хәбәрләре

Актанышның яшь көрәшчеләре Минтимер Шәймиев Кубогы турнирында икенче урын яулады (фоторепортаж)

24- 25 март көннәрендә районыбызның «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында төбәкара көрәш турниры узды.

        Актанышта 23 нче ел рәттән оештырылучы татар-башкорт көрәш бәйгесенә быел да республикабызның төрле районнарыннан катнашучылар җыелды. 

Турнирда 47 команда составында 333 2008-2009 елгы яшүсмер батыр бил алышты.

           Ике көн дәвам иткән турнирда Чаллы шәһәре командасы I урын яулады.

Егетләр бәйгенең иң олы бүләге- тәкәгә лаек булды. II урында исә  Актаныш көрәшчеләре, III урында Кукмара яшүсмерләре. Җиңүчеләрне Актаныш районы башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Ильясов тәбрикләде. 


Нет комментариев