Актанышның яшь шахматчылары Чаллыда узган дәрәҗәле бәйгедән җиңү белән кайтты
Спорт хәбәрләре

Актанышның яшь шахматчылары Чаллыда узган дәрәҗәле бәйгедән җиңү белән кайтты

2-8 августта Чаллы шәһәрендә 2005 елда туган һәм аннан өлкәнрәк шахматчылар арасында Россия Кубогының балалар этабы һәм «Чаллы — опен» ярышлары узды.

Рәзилә Нәбиева әлеге мәртәбәле бәйгедә зур җиңү яулады, Рәзиләбез хатын-кызлар номинациясендә беренче булды. Шулай ук Актаныш районыннан килгән Данияр Латыйпов, Раяна Латыйпова һәм Тимур Шаязданов та уңышлы чыгыш ясады. 

«Чаллы опен» кысаларында узган блиц-турнирда Фирүзә Нәбиева искиткеч нәтиҗә күрсәтеп хатын-кызлар арасында дәрәҗәле II урынны алды. Шушы ук турнирда 2005 елда туган һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләр арасында Данияр Латыйпов III урынны яулады. 

Афәрин, безнең шахматыбызның киләчәге булган яшь спортчыларыбызны ихластан котлыйбыз. "Балаларын мондый дәрәҗәле турнирга алып барган, ярышларда катнашуларын оештырган ата-аналарга зур рәхмәт", дип әлеге яңалык юбелән уртаклашты балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең шахмат буенча остазы Фәһим Галимов.


Нет комментариев