10-12 нче ноябрьдә Казанда «Татарстан өметләре» теннис ярышы узды.
Актанышның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе теннисчысы Данил Солтанов бу бәйгедә катнашып өметләрне аклады, мактаулы икенче урынга лаек булды.
Данилны һәм аның остазы булган әтисен дә чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз. киләчәктә дә өстәл теннисы бәйгеләрендә җиңүләргә ирешерсез дигән ышанычта калабыз.

Нет комментариев