Җитәкчеләр ярышты
Спорт хәбәрләре

Җитәкчеләр ярышты

2 февраль, якшәмбе көнне район оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, җирлек башлыклары катнашында зур спартакиада узды.

Җитәкчеләр иң әүвәл Бүләк чаңгы юлында җитезлекне сынадылар. “Лачын” боз-спорт сараенда шорт-трек, “Дулкын” бассейнында йөзү буенча ярыштылар. Ә бәйгеләрнең иң күңеллесе “Батыр” спорт-сараенда дәвам итте. Биредә җитәкчеләр бадминтон, гер күтәрүдә көч сынаштылар. Спартакиада волейбол уеннары белән тәмамланды.


Нет комментариев