Бүген районыбыз хезмәтчәннәре кышкы спартакиада кысаларында чаңгы эстафетасында узышты
Спорт хәбәрләре

Бүген районыбыз хезмәтчәннәре кышкы спартакиада кысаларында чаңгы эстафетасында узышты

Бүгенге кышкы спартакиадада районыбызның 6 оешма-предприятие хезмәтчәннәре һәм 18 авыл җирлегеннән командалар катнаша.

           Спартакиадага хакимият бинасы алдында старт бирелде. Беренче ярыш "Бүләк" чаңгы трассасында узды. 

          Физкультура-спортны үз итүчеләр "Лачын" боз-спорт сараенда шорт-трек бәйгесендә бозда тизлеккә шуачак. "Дулкын" бассейнында йөзү, "Батыр" спорткомплексында кул көрәше, турникта тартылуда, авыл җирлекләре спортчылары бадминтон уйнап көчләрен сынаячак. 


Нет комментариев