Хезмәт һәм оборонага әзерлек нормаларын тапшыру районда уңышлы бара. ГТО тапшыру үзәге урнашкан "Батыр" спорткомплексында моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
Бүген сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары ГТО нормаларын тапшырып сәламәтлек дәрәҗәләрен сынады.
Чаңгы шуу, турникта тартылу, идәннән этелү, гәүдәне идәннән күтәрү, озынлыкка сикерү, кулны идәнгә тигерү- болар ГТО нормаларын үтәүдә төп факторлар. Укучылар сынауларны уңышлы үтте, инде хәзер нәтиҗәләрен көтәләр.
Нет комментариев