Идел буе спорт академиясе студенты, якташыбыз Динислам Закиров тагын бер бәйгедә зур уңышларга иреште.
Динислам Татарстанның югары уку йортлары арасында 2022-2023 нче елгы спартакиадада җиңел атлетика буенча үзенең сәләтен күрсәтте. Ул ике дистанциядә- 1500 һәм 800 метрга йөгерүдә II урынга лаек булды.
Яшь спортчыбыз "Буревестник" спорт-физкультура җәмгыятенең мактау кәгазьләренә һәм медальләргә лаек булды. Динислам Закировны ихластан матур күрсәткечләргә ирешүе белән тәбрик итәбез.

Нет комментариев