Ярышларга 99 илдән 2000 катнашучы киләчәк. Хәзер тест чаралары үткәрелде, Олимпиада программасы тулысынча формалаштырылды.
Мэриядә узган киңәшмәдә Казанда махсус ярышлар биш спорт объектында узачак дип хәбәр ителде. Катнашучылар җиде дисциплинада: йөгерү, тау чаңгысы спорты, Сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, тимераякта фигуралы шуу һәм тимераякта шуу спортында җиңүче исеме өчен көрәшәчәк.
Ярышларны ачу һәм ябу тантанасы «Татнефть Арена»да узачак. Режиссер-куючы Алексей Сеченов булачак, ул 2013 елгы Универсиадага һәм 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына шоуны әзерләү белән шөгыльләнгән.
Нет комментариев