11 май көнне Пучы Балалар иҗат үзәгендә авылдашыбыз, фронтовик шагыйрь Нур Галим улы Баянов истәлегенә башлангыч класс укучылары арасында районара көрәш ярышы уздырылды.
Әлеге чарада Актаныш һәм Минзәлә районы мәктәпләреннән 7 команда көч сынашты, барлыгы 39 яшь көрәшче катнашты.
Үз авырлык үлчәүләрендә түбәндәге укучылар абсолют җиңүчеләр булдылар:
22 кг - Малихов Гомәр (Т.Суыксу)
25 кг - Шәйхетдинов Сәид (Пучы)
28 кг - Вәлиуллин Артём (Киров)
32 кг - Хөснетдинов Рөстәм (Пучы)
36 кг - Соловьёв Андрей (Минзәлә)
40 кг - Факаев Радмир (Минзәлә)
50 кг - Федотов Дамир (Минзәлә)
50 кг югары - Рахматуллин Самат (И.Кормаш) 
Ярышны уздыруда матди ярдәм күрсәтүче "Нур Баян" исемендәге ҖЧҖ җитәкчесе Гәпсәләмов Айрат Салихҗан улына укучылар, ата-аналар һәм тренерлар исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Пучы Балалар иҗат үзәге җитәкчесе Ләйсән Газизова-Саматова.

Нет комментариев