Районыбызның мини футбол осталары Татарстан Республикасы беренчелеген отты
Спорт хәбәрләре

Районыбызның мини футбол осталары Татарстан Республикасы беренчелеген отты

«Иман» спорт сараенда мини-футбол белән шөгыльләнүче 2011-2012 елгы яшүсмерләр командасы Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңү яулады.

            "А" дивизионындагы барлык командаларны отып Балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары шундый зур уңышка иреште. Команда 5 мең сумлык акчалата бүләккә лаек булды.       Яшь физкультурачыларны һәм тренер Салават Кәшбразыевны ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә спорт дөньясыннан читкә тайпылмыйча, сәламәт яшәү рәвеше алып баруыгызны телибез.  


Нет комментариев