Ренат Фәрдиев истәлегенә узган Рәсәйкүләм көрәш бәйгесендә Актаныш көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясап призлы урыннарга лаек булды.
Бәйге ел саен Зәй шәһәрендә оештырыла. Быелгы көрәш турнирында Татарстан республикасыннан, шулай ук Россиянең 11 төбәгеннән көрәшчеләр катнашты. Актаныш егетләре Илназ Шәмсиев – I, Раббани Нургалиев – II, Искәндәр Басыйров һәм Ильяс Харрасов III урын яулады.
Нет комментариев