Шахмат буенча Кама аръягы гран-при турнир сериясенең бишенче этап уеннары старт алды
Спорт хәбәрләре

Шахмат буенча Кама аръягы гран-при турнир сериясенең бишенче этап уеннары старт алды

Шахмат буенча Кама аръягы гран-при турнир сериясенең бишенче этап уеннары, быел безнең районда, 20 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә башланып китте.

Уеннар 7 турда, 3 көн дәвамында барачак. Җинүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү тантанасы 23 сентябрьгә каралган.


Гәдәттәгечә уеннар башланыр алдыннан, ярышны тантаналы ачу чарасы узды. Катнашучыларны, аларның әти-әниләрен һәм җанатарларларны турнирның баш хөкемдары Ильнур Шәмсетдинов, район башлыгының урынбасары Ильфак Бариев, “БлагоДарение” хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Салиховлар сәламләде.


Турнирда 100 якын шахматчы катанашачак. 
 


Нет комментариев