Район хакимияте, мәктәп директорлары, оешма җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары күрсәткән волейбол уенын җанатарлар зур кызыксыну белән күзәтте.
Беренче мизгелләрдә үк оешма җитәкчеләре авыл башлыклары командасын ике тапкыр рәттән тар-мар итүгә ирешкәч, ярышның шактый җанлы булачагы ачык чагылды. Мәктәп директорлары да уен барышында хакимият командасына җиңү мөмкинлеге калдырмады - тупланган, ныклы команданың уены мәктәп директорларына ике лаеклы җиңү алып килде.
Шул рәвешле беренче-икенче урын өчен көрәшү мөмкинлеге оешма җитәкчеләренә һәм мәктәп директорларына бирелде. Җиңүче титулына исә директорлар командасы ия булды.
Нет комментариев