Нарат күркәсеннән кайнатма әзерләп, авыз итеп карарга өлгерегез
Тәмле булсын!

Нарат күркәсеннән кайнатма әзерләп, авыз итеп карарга өлгерегез

Моның өчен наратның яшь күркәләрен җыярга кирәк.

Аларны юып, төнгә суга салып калдыралар. Иртәнгә су тәмлеләнә - баллы-татлы була. Шул судан,1 литрга 0,8 кг шикәр исәбеннән, сироп кайнатырга.

Кайнап торган сиропка күркәләрне салып, көчле утта кайнатып чыгарырга, аннары бик акрын утта 2 сәгать дәвамында тотарга. Кичкә кадәр суынып торсын. Аннары кабат кайнатып чыгарырга да, банкаларга тутырып куярга. Тәмле булсын!


Нет комментариев