Уңган хуҗабикәләр блокнотына: Лимон бәлеше
Тәмле булсын!

Уңган хуҗабикәләр блокнотына: Лимон бәлеше

Шулкадәр тәмле була, балалар да бик ярата.

250 г акмайны йомшартып 3 стакан он белән уарга, 2 аш кашыгы шикәр, 1чеметем тоз кушарга һәм күләмнең яртысын кырыйларыннан күтәртеп формага җәяргә. 2 лимонны кыргычтан кырырга, 1 стакан шикәр комы, 1аш кашыгы крахмал салып болгатырга да формадагы күләм өстенә җәяргә. Күләмнең калганын салырга һәм пешерергә куярга.


Нет комментариев