1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме (муниципаль район башлыгы Ф. М. Камаевның  котлавы)
Тема дня "Газета"

1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме (муниципаль район башлыгы Ф. М. Камаевның котлавы)

Хөрмәтле райондашлар! Сезне 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. Яз һәм Хезмәт бәйрәме яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора. Хезмәткә көч-рух уята, яшәү дәртен арттыра. Җылы яз көннәре барлык райондашларыбыз күңелендә бары тик якты хатирәләр генә уятсын. Якыннарыгыз белән очрашулар шатлыкка күмелсен. Барлык гаиләләргә иминлек,...

Хөрмәтле райондашлар!
Сезне 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм.
Яз һәм Хезмәт бәйрәме яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора. Хезмәткә көч-рух уята, яшәү дәртен арттыра. Җылы яз көннәре барлык райондашларыбыз күңелендә бары тик якты хатирәләр генә уятсын. Якыннарыгыз белән очрашулар шатлыкка күмелсен.
Барлык гаиләләргә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, якыннарыгызга исәнлек-саулык телим. Май бәйрәме көннәрен тыныч күңел белән үткәрик, игелекле гамәлләребез белән башкаларны сөендерик. Бу чорга ниятләгән барлык максатларыгыз тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз!

Нет комментариев