Актанышта кулланучылар хокукларын яклау буенча республикакүләм олимпиада җиңүчеләре хөрмәтләнде (+ФОТОЛАР)
Тема дня "Газета"

Актанышта кулланучылар хокукларын яклау буенча республикакүләм олимпиада җиңүчеләре хөрмәтләнде (+ФОТОЛАР)

22 ноябрь көнне Актанышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина кулланучылар хокукларын яклау буенча республикакүләм олимпиада җиңүчеләрен бүләкләде. Җитәкче кулыннан дәрәҗәле бүләкләрне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның X сыйныф укучысы Данир Нуртдинов ("Кулланучылар хокукларын өйрәнергә омтылучы" номинациясендә җиңүче, җитәкчесе - Миләүшә Абдуллина), Актанышның 1 нче...

22 ноябрь көнне Актанышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина кулланучылар хокукларын яклау буенча республикакүләм олимпиада җиңүчеләрен бүләкләде.

Җитәкче кулыннан дәрәҗәле бүләкләрне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның X сыйныф укучысы Данир Нуртдинов ("Кулланучылар хокукларын өйрәнергә омтылучы" номинациясендә җиңүче, җитәкчесе - Миләүшә Абдуллина), Актанышның 1 нче мәктәбенең IX а сыйныфы укучысы Алия Ахунова ("Кулланучылар хокуклары грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдәге уңышлары өчен" номинациясендә җиңүче, җитәкчесе - Резеда Могътазирова) кабул итеп алдылар.


Нет комментариев