Актаныш районындагы җирле хакимиятне тулысынча формалаштыру юнәлешендәге үзгәрешләр дәвам итә.
Альберт Тимеров яңа эш атнасын яңа вазыйфада башлап җибәрде. 22 октябрьдән Альберт Индариф улы район Советының аппарат җитәкчесе постын били.
Моңа кадәр район Советы аппараты җитәкчесе булып эшләгән Айрат Кәрамов хезмәт юлын район башлыгы Энгель Фәттаховның ярдәмчесе вазыйфасында дәвам итә.
Нет комментариев