АКТАНЫШТА - РАЙОНКҮЛӘМ ИФТАР: Мәҗлестә йөзләгән дин кардәшебез катнашты (+ЧАРАДАН ФОТОЛАР)
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА - РАЙОНКҮЛӘМ ИФТАР: Мәҗлестә йөзләгән дин кардәшебез катнашты (+ЧАРАДАН ФОТОЛАР)

31 май, изге җомга кичендә, Актанышта районкүләм ифтар үтте.

Районда икенче тапкыр мондый киң масштабта оештырылган ифтарда йөзләгән кеше – районбашлыгы  Э. Н. Фәттахов, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук халыкның социаль яктан якланмаган катламнары: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр катнашты.

Дәрәҗәле кунакларга килгәндә, изге рамазан аеның 27 нче көнендә Актанышка махсус ифтар өчен ТР МДНнең дәгъват белгече – “Кол Шәриф” мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов килгән иде. Ул  актанышлылар белән  аралашты, рамазан ае, Ураза гаете хакында вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләде.
 
Районыбыз имам -  мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә район үзәк стадионында ахшам намазы укылды. 

Актаныш спорткомплексында исә  ифтар ашы әзерләнгән иде. Биредә авыз ачу мәҗлесен оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтелеп дога кылынды.
 


Нет комментариев