25 октябрь көне Иске Кормаш авыл җирлеге халкы өчен зур бәйрәмгә әверелде.
Бу көнне Иске Кормаш белән Кыркаентүбә арасын тоташтырган өр-яңа юл рәсми төстә ачылып, ул файдалануга тапшырылды.
Авыл халкының сөенечен район җитәкчелеге дә уртаклашты. “Татавтодор”ның Минзәлә бүлекчәсе хезмәткәрләренең зур тырышлыгы белән сафка баскан асфальт юл озак еллар авыл халкына хезмәт итсен. Иң мөһиме: юллар имин булсын.
Фотолар http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/ сайтыннан алынды.
Нет комментариев