Бүген Актаныш муниципаль  район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевның  туган көне
Тема дня "Газета"

Бүген Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевның туган көне

Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев 3 майда үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Хөрмәтле Фаил Мисбах улы! Әлеге якты гомер бәйрәмегездә без сезгә ихлас котлауларыбыз¬ны юллыйбыз. Тормыш киңлекләрен иңләгәндә хыял канатларын талдырмый, куйган максатларына ирешеп яшәүче ирләрдә ил таяныр көч була. Бу чыннан да шулай. Районыбыз халкы сезгә таяна, зур...

Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев 3 майда үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Фаил Мисбах улы! Әлеге якты гомер бәйрәмегездә без сезгә ихлас котлауларыбыз¬ны юллыйбыз. Тормыш киңлекләрен иңләгәндә хыял канатларын талдырмый, куйган максатларына ирешеп яшәүче ирләрдә ил таяныр көч була. Бу чыннан да шулай. Районыбыз халкы сезгә таяна, зур өметләр баглый, авылларыбызның елдан-ел төзекләнә баруына шатлана. Нинди генә эшкә алынсагыз да, аны зур төгәллек белән башкарып чыгасыз. Район файдасына эшчәнлегегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, иминлек һәм гаилә бәхете телибез.
Безнең белешмә:
Туган вакыты, урыны: 1969 елның 3 маенда ТАССР, Мөслим районы, Сәләүз-Мухан авылында туган.
Белеме - югары, 1992 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган.
Дәүләт бүләкләре:
"Казанның меңьеллыгы истәлеге" медале, 2005 ел.
Хезмәт юлы:
14.08.1992 - 01.09.1992 Мөслим районы, Сәләүз-Мухан мәктәбендә тарих укытучысы
01.09.1992 - 25.08.1993 Мөслим районы, Сәләүз-Мухан мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
25.08.1993 - 06.08.2001 Мөслим районы, Сәләүз-Мухан мәктәбендә директор
07.08.2001 - 19.01.2002 Мөслим районы Митрәй авылы җирле үзидарә башлыгы
21.01.2002 - 02.09.2002 Актаныш районы хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары
03.09.2002 - 17.01.2005 Актаныш районы мәгариф территориаль бүлеге башлыгы
17.01.2005 - 31.12.2005 Актаныш районы хакимият башлыгы урынбасары
01.01.2006-14.08.2009 Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары, Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары
15.08.2009 - 12.09.2013 Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
12.09.2013 - Актаныш муниципаль район башлыгы.
Гаилә хәле - өйләнгән, тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр.

Нет комментариев