Быел да Актанышта Яңа ел яллары күңелле спорт чаралары белән баетылачак.
Шул рәвешле районда спорт һәм сәламәтлек декадасы старт ала.
28 декабрь, 10 сәг. – Актаныш авылында модульле чаңгы базасы ачыла.
29 декабрь,11 сәг. – Кыш бабай призына чаңгы ярышы.
1 гыйнвар, 18 сәг. – “Иң җитез чаналар” ярышы.
2 гыйнвар, 10 сәг. – Кыш бабай призына шахмат ярышлары.
2 гыйнвар, 10 сәг. – Район хакимяите хезмәткәрләре арасында ярышлар.
3 гыйнвар, 10 сәг. – Авыл җирлекләре арасында ярышлар.
4 гыйнвар, 10 сәг. – Кыш бабай призына бадминтон буенча ярышлар.
4 гыйнвар, 15 сәг. – Кыш бабай призына өстәл теннисы ярышлары.
4 гыйнвар, 10 сәг. – Район үзәк хастаханәсе арасында ярышлар.
5 гыйнвар, 10 сәг. – Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре арасында ярышлар.
6 гыйнвар, 10 сәг. – Кыш бабай призына көрәш ярышлары.
7 гыйнвар, 10 сәг. – Кыш бабай призына йөзү ярышлары.
7 гыйнвар, 13 сәг. – Кыш бабай призына акробатика ярышлары.
Нет комментариев