23 июнь көнне Татарстан Республикасының Азнакай районында Ык елгасы буенда урнашкан 14 районны берләштерүче чираттагы Сабан туе узды.
Узган ел әлеге бәйрәм тәүге тапкыр Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында оештырылган иде.
Сабантуйның төп мәйданы янында милли бәйрәмдә катнашучы һәр район да үзенең махсус тирмәләрен булдырган. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әлеге тирмәләр белән танышып, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде. “Сабантуйда татарлар, башкортлар, чувашлар, урыслар һәм башка халыклар катнашып – бердәм булып бәйрәм итәләр икән, бу зур шатлык” – дип ассызыклады Васил Шәйхразиев.
Чынлап та, Сабантуй мәйданында һәр халыкның да милли киемнәреннән киенгән вәкилләре булу, үзләренең гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре белән таныштырулары күңелле күренеш иде.
II-Бөтенроссия Ык буе авыллары Сабан туенда Татарстанның Актаныш, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Башкортстанның Бәләбәй, Бакалы, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Оренбургның Абдуллино районнары вәкилләре катнашты.
Азнакай районынан эстафетаны Актаныш районы кабул итеп алды. Димәк, алдагы елда бу зур чара III Бөтенроссия Ык буе авыллары Сабан туе Актаныш районында үтәчәк.
чыганак: https://vk.com/aktanyshraion
Нет комментариев