Бүген Актанышта мәдәният хезмәткәрләренең традицион конференцияләре үтте.
Форум итеп оештырылган чара кысаларында югары дәрәҗәгә ирешкән мәдәният хезмәткәрләре дә хөрмәтләнде.
Алар арасында ТР мәдәният министрлыгының, Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттаховның, социаль- агарту бүлеге башлыгы А.М. Мансуровның Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия булучылар бар иде. Гомер бәйрәмнәрен каршылаучы райондашларыбызга да котлау сүзләре ирештерелеп, аларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
Нет комментариев