Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Актаныш муниципаль районында яшәүче гражданнар өчен күчмә кабул итү оештырды.
Министр урынбасарына дистәгә якын кеше мөрәҗәгать итте. Кабул итү барышында Мөхәррәм Ибятов белән гражданнарның җир законнары, торак шартларын яхшырту мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре һәм башка мәсьәләләр каралды. Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, закон таләпләре аңлатылды.
Нет комментариев