Актаныш районы белән Илеш районы - күршеләр.
Бүген Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында Татарстанның Актаныш районы белән Башкортстанның Илеш районы арасында муниципальара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Килешү Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Илеш районы җитәкчесе Илдар Мостафин имзалады.

Актаныш районы белән Илеш районы күрше төбәкләр.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/18/184650/
Нет комментариев