Татарстанда 56 тапкыр оештырылучы М.Җәлил турнирының кубогын быел Теләче районы көрәшчеләре яулады.
Актаныш келәмендә матур көрәш күрсәткән теләчелеләр аны лаеклы төстә, көрәшеп алды.
Актаныш районы көрәшчеләре дә әлеге турнирда сынатмады - 43 команда арасында безнекеләр дәрәҗәле икенче урынны били. Безнең билбау батырлары әлеге кубокка ярты гасыр узгач, беренче тапкыр шулай максималь дәрәҗәдә якынайды. Бу - безнең зур җиңү, бу - безнең "Актаныш көрәшчесе" дигән данлыклы исем алуга ныклы, ышанычлы адым.
Әлмәт командасы, турнирның призерлар исемлеген йомгаклап, өченче урынга иреште.
Җиңү яулаган Теләче көрәшчеләренә Актаныш районы башлыгы милли көрәшнең төп символы булган тәкәне тапшырды.
Нет комментариев