Бәйге җиңүчеләрен "БлагоДарение" хәйрия фонды хөрмәтләячәк.
"Россия чаңгы юллары 2019" кысаларында Актанышта районкүләм чаңгы ярышы үтәчәк, дип хәбәр итә район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре.
"Бүләк" чаңгы базасында оештырылачак зур ярышта теләгән һәр кеше катнаша ала. Башлангыч сыйныф укучылары - 250 метрга, калган укучылар һәм зурлар - ир-ат, хатын-кызлар 1,5-3 чакрымга узышачак.
Бәйге җиңүчеләрен "БлагоДарение" хәйрия фонды хөрмәтләячәк.
Ярышларга старт 10.00 сәгатьтә бирелә, теркәлү өчен 9.30 сәгатькә җыеласы.
Нет комментариев