Синоптиклар бүген 13 градуска кадәр җылы булачагын фаразлый
Тема дня "Газета"

Синоптиклар бүген 13 градуска кадәр җылы булачагын фаразлый

Татарстанның төньяк районнарында 11 апрельдә яңгыр явуы ихтимал. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстанда, 11 апрельдә алмашынучан болытлы һава сакланачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез төньяк районнарда яңгыр булуы ихтимал. Татарстанда һава температурасы төнлә -0..+2, көнчыгыш районнарда -5 градуска кадәр булыр дип көтелә....

Татарстанның төньяк районнарында 11 апрельдә яңгыр явуы ихтимал.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстанда, 11 апрельдә алмашынучан болытлы һава сакланачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез төньяк районнарда яңгыр булуы ихтимал.
Татарстанда һава температурасы төнлә -0..+2, көнчыгыш районнарда -5 градуска кадәр булыр дип көтелә. Көндез һаваның максималь температурасы +8..+13 градус булачак.

Нет комментариев