Рөстәм Миңнеханов республикада кече һәм урта эшмәкәрлеккә игътибар артуын әйтте
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов республикада кече һәм урта эшмәкәрлеккә игътибар артуын әйтте

Президент сүзләренчә, әлеге төр эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән, бер елга 1 млрд сум акча бүленгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече һәм урта эшмәкәрләренә игътибар күрсәтелүен әйтте. Бу хакта ул бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә узучы, ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек Советының  X киңәйтелгән утырышында, катнашучыларны сәламләү - кереш сүзе вакытында сөйләде.

"Кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән, узган ел бюджеттан 1 млрд сум акча бүленде. Моннан тыш, төрле микрозайм, субсидия, лизинг, грант программалары эшли", - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек Советының  X киңәйтелгән утырышында республиканың төрле  министрлык һәм ведомство вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары, 250 эшмәкәр катнаша.

Утырышны "Түбәтәй" беренче татарча тиз туклану челтәрен оештыручы Солтан Сафин алып бара.

Фото: архив/Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/20/175528/


рөстәм миңнеханов эшмәкәрлек

Нет комментариев