Азнакай шәһәре прокуратурасы балигъ булмаган балаларның агулану факты буенча тикшерү эшләре башлады. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Медиклар әйтүенә караганда, ике хатын-кыз һәм дүрт бала Азнакай районы үзәк хастаханәсенә урнаштырылган. Бер сабый әле яңа гына дөньяга килгән, калганнарына 2, 5, 6 яшь. Зыян күрүчеләргә "Сөрем газыннан агулану" диагнозы куелган.
Нет комментариев