Бүген билгесез солдат көне
В республике

Бүген билгесез солдат көне

Шул уңайдан Җиңү паркы янында митинг утте, чәчәкләр салынды.

Билгесез солдат көне - Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата.  Ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә.

Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән Билгесез солдат көне - яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул.


Нет комментариев