Беренчел мәгълүматлар буенча, чит ил машинасы йөртүчесе алда баручы автомобильне узып китү өчен каршы якка чыккан.
Сишәмбе көнне, 28 сентябрьдә, Казан - Йошкар-Ола - Васильево трассасының дүртенче чакрымында Toyota һәм "КАМАЗ" автомобильләре бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, 34 яшьлек чит ил машинасы йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм биредә авариягә юлыккан.
Юл-транспорт һәлакәте урыныннан кома хәлендәге Toyota йөртүчесен һәм авыр тән җәрәхәтләре алган аның ике пассажирын Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенә озатканнар.
Нет комментариев