Бүген Кукмара районында яшәүче бер ир-ат металл эзләгеч белән 117 янгын-коткару часте бинасы артында снарядка охшаган җайланма тапкан.
Табылган табылдык турында ир-егет 7.15 сәгатьтә райондагы янгын частенә хәбәр итә. Алар исә, үз чиратында, бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә бу хакта җиткерә.

Хәзерге вакытта бу сәер табылдыкны тикшерү бара, дип җавап биргән журналист соравына Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев.
Нет комментариев