Президент балалар бакчасы өчен түләү булмаячак, дип белдерде
В республике

Президент балалар бакчасы өчен түләү булмаячак, дип белдерде

Татарстан Президентны ата-аналарны куандырырлык карар кабул иткән. Бу хакта ул үзенең инстаграмдагы аккаунтында яза.

“Миңа ата-аналардан бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Бүген Хөкүмәткә эшләми торган көннәр вакытында балалар бакчаларына абонент түләүләрен гамәлдән чыгарырга кушылды. Бу чор өчен түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп-хисап ясалачак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” диелә хәбәрдә.

 

 

 

 


Нет комментариев