Күрсәтелгән сайтларда фото-һәм видеофиксациянең стационар һәм күчмә комплекслары турында мәгълүмат табарга мөмкин.
Татарстан халкы Интернеттан юллардагы камераларның кайда урнашуын белә ала. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Республикада яшәүчеләр хәзер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүче камералар урыннары турында мәгълүматны «Волго-Вятскуправтодор» һәм «Главтатдортранс» сайтларында, «юлларда фотофиксация комплекслары» сылтамасы буенча күчеп алырга мөмкин.

Моннан тыш, кирәкле мәгълүматларны Дәүләт автоинспекциясенең гибдд.рф рәсми сайтында табарга мөмкин.
Нет комментариев