Зәй районы Тонгузино авылы янында фура һәм җиңел автомобиль бәрелешкән.
Зәй районы Тонгузино авылы янында фура һәм җиңел автомобиль бәрелешә. Ике машина да юл читенә төшеп китә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүче һәлак булды. Шулай ук җиңел машинада булган пассажир һәм фура йөртүче дә зыян күргән. Аларны төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.
Чыганак: "Татар-информ"
Нет комментариев