Республикада төнге сәгатьләрдә күңел ачу чаралары үткәрергә ярамый.
Татарстанда 31 октябрьдән җәмәгать туклануы биналарының эш вакыты һәм күңел ачу чаралары уздыру вакыты чикләнәчәк. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Кафе, рестораннар һәм башка җәмәгать туклануы объектлары үз эшләрен 23 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр туктатырга тиеш булачак. Бу чикләүләр гражданнар тарафыннан биналарга кермичә генә, чыгару хезмәте күрсәтүгә <...> аэропортлар, вокзаллар территорияләрендә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә һәм заказларны китереп бирү хезмәтләренә" кагылмаячак.
Шул ук вакытта республикада күңел ачу чаралары үткәрергә ярамый.
Элегрәк Covid-19 коронавирусының таралуын булдырмас өчен, ил төбәкләре хакимиятләре өчен шундый ук рекомендацияләрне Федераль Роспотребнадзор чыгарды, бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итте.
Нет комментариев