Хәзер Татарстан АССРның йөз еллыгы уңаеннан барлык чаралар флешмоблар форматында уздырыла.
Татарстанда ТАССР йөзьеллыгы уңаеннан массакүләм чаралар җәйнең икенче яртысында үткәрергә планлаштыралар. Бу хакта ММЧ вәкилләре белән онлайн-очрашуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
"Җәйнең икенче яртысында без массакүләм чаралар үткәрә алырбыз дип өметләнәм. Алар августка якынрак башланачак", - диде Әюпова.
Бүген истәлекле даталарга багышланган чаралар социаль челтәрләрдә онлайн-форматта алып барыла.
Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Җиңү парадын 24 июньдә уздырырга йөкләде.
Нет комментариев