Татарстанда яшүсмер сөрем газы белән агуланган
В республике

Татарстанда яшүсмер сөрем газы белән агуланган

Татарстанда яшүсмер сөрем газы белән агуланган. Бу хәл Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә Киров урамы буенча 34 нче йортта булган.

«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 13 яшьлек яшүсмер сөрем газы белән җиңел формада агуланган. Аны хастаханәгә алып китү кирәк булмаган. 


Нет комментариев