Бүген көндез Татарстанның Ык елгасында суның биеклеге күтәрелү сәбәпле Азнакай районының Тымытык авылы янындагы күпер су астында калган. Күпер өстендә су агымының биеклеге 5 сантиметр тәшкил итә.
Урынга җирле янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме юл тоткан. Авылга әйләнеч юл бар, ул Башкортстан Республикасының Октябрьск шәһәре аша уза, озынлыгы – 74 чакрым.
Халыкны эвакуацияләү таләп ителми. Торак пунктны су басу куркынычы янамый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев