Бүген иртән Зәй районында Федотово авылы янында Чаллы – Әлмәт трассасында коточкыч авария булган. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР буенча Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, Hyundai җиңел автомобиле каршы як полосага чыккан, һәм Skania бензовозы астына очкан.
Бәрелүдән автомобиль икегә өзелгән.
Нет комментариев