Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Бозда велосипедта йөргән балалар су астына төшеп киткән

Бүген 5-6 класс малайлары Казансу елгасы буйлап боз өстендә велосипедларда йөргәннәр. Бер урында боз өслеге чатнап китә, балалар суга төшә.

Бәхеткә, ике егетне дә һәм берсенең велосипедын үтеп баручылар коткарган. Ә икенче велик су астына киткән. Малайлар бу фаҗигале хәлдә каушап калганнар, нык курыканнар. 

Хөрмәтле ата-аналар, балалар! Язгы каникул чорында хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмагыз. Ваемсызлык һәлаекәткә китерә. Язгы бозга, ястык калынлыгы булса да, чыкмагыз!


Нет комментариев